news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Ыргыз» башкорт газетасы 20 еллыгын билгеләп үтә

Башкорт газетасының беренче саны 2000 елның 20 гыйнварында дөнья күрде.

Самарада «Ыргыз» башкорт газетасы 20 еллыгын билгеләп үтә
http://samtatnews.ru/2020/01/20/%D0%B4%D0%B2%D0%B0%D0%B4%D1%86%D0%B0%D1%82%D1%8C-%D0%BB%D0%B5%D1%82-%D0%BF%D1%80%D0%BE%D0%B6%D0%B8%D1%82%D1%8C/

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Самарада чыга торган «Ыргыз» башкорт газетасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Башкорт газетасының беренче саны 2000 елның 20 гыйнварында дөнья күрде. Ул Самараның «Нәшрият йорты»нда басылып чыкты.

«Ыргыз»ның беренче ике саны турында Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетыннан бик җылы, дәртләндергеч хат алдык. Ә Диңгезбай авылы мәктәбенең башкорт теле укытучысы Харрас Җәгъфәровтан кырыс һәм иптәшләрчә тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Әлбәттә, икеяклы элемтәләр һәркемгә дә файдага булды», дип сөйли Самара төбәге тарихчысы, «Ыргыз» газетасын оештыручы Шамил Галимов.

Башкорт халкының күпчелеге газетаны бик яхшы кабул итеп, еш кына редакциягә рәхмәт хатлары яза иде. 2001 елның икенче ярты еллыгында «Ыргыз»га язылу тиражы 300гә җитте. Өлкәдә яшәүче 7 мең башкорт халкы өчен бу бик яхшы күрсәткеч булып тоелды.

2002 елның гыйнварына кадәр «Ыргыз» бертуктаусыз чыгып килде. Әмма аннан соң газетаны чыгаруда кыенлыклар туа башлады. Матди кыенлыклар аркасында, ул бер елга якын инде бастырылмый.

«Самара башкортлары Корылтае активистлары бу проблеманы хәл итәргә тырыша. Иганәчеләр, милләт язмышына битараф булмаган башкортлар ярдәме белән алар бу хыялларын чынга ашырырлар, «Ыргыз» кабат укучыларын куандырыр, озын гомерле булыр, дип өметләнәбез», - диде Шамил Галимов.


.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100