news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов «Ир+хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк

Концертта гаиләнең яраткан хитлары, яңа дуэтлар һәм җырлар, шулай ук юмор булачак.

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов «Ир+хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк
оештыручылар

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 5 февральдә, 18.30 сәгатьтә, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасының популяр җырчысы, «Алтын барс» премиясе иясе Ләйсән Гыймаева һәм аның ире — алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов «Ир+хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк.

Концертта гаилә парының яраткан хитлары белән бергә яңа дуэтлар һәм җырлар, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре турында юмор булачак.

Концертта шулай ук аларның зур кызлары Таңсылу да чыгыш ясаячак. Аның иҗатын яратучылар инде шактый күп.

«Ир+хатын» концертында сезне бик яхшы музыкаль атмосфера һәм күп күңел ачулар көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot