news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы керәшеннәре Нардуган бәйрәмен билгеләп үтте

Бәйрәмне Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов оештырды.

Чаллы керәшеннәре Нардуган бәйрәмен билгеләп үтте
Настена Новикова

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында Нардуган бәйрәме уздырдылар. Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен сәхнәгә менгезүгә 28 ел вакыт узган. Шуннан бирле бөтен Чаллы халкының иң яраткан, көтеп ала торган бәйрәме булып яши ул. Бу турыда «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмнең төп хуҗасы — Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов. Программаның һәр өтере, һәр ноктасы уйланылган — бәйрәмгә кадәрге әзерлеккә күпме көч, энергегия түгелгәне күренеп тора.

Сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә җырчы да, конкурста катнашкан бер генә кеше дә бүләксез китми. Үзе җитәкләгән «Карендәшләр» халык фольклор ансамбле сәхнәдә ут тота. Халык та рәхәтләнеп ял итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot