news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Булат Солтангәрәев исемендәге яшьләр иҗат конкурсы башланды

Конкурста белем бирү учреждениеләренең башкорт телендә язучы 10-11 сыйныф укучылары, лицей һәм көллият студентлары катнаша ала.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Булат Солтангәрәев исемендәге ел саен уздырыла торган иҗади конкурска эшләр кабул ителә башлады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурсны «Яшьлек» республика яшьләр газетасы Башкортстан Журналистлар берлеге белән берлектә оештыра. Конкурста белем бирү учреждениеләренең башкорт телендә язучы 10-11 сыйныф укучылары, лицей һәм көллият студентлары катнаша ала.

Эшләр телне саклау, экология, башкорт халкының тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, гаилә кыйммәтләре, хәзерге дөньяда яшьләр үсеше мәсьәләләренә багышланган булырга мөмкин. Бирү формасы хикәядән алып, шигырь, новеллага кадәр була ала.

Быел конкурс республика башлыгы гранты акчасына үткәрелә. Эшләр газета битләрендә, сайтта һәм «В Контакте» төркемендә басылачак. Беренче урыннарны алучыларга премияләр биреләчәк. Беренче премиянең күләме -15 мең, ике премия 10ар мең һәм бишәр меңлек өч премия каралган. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә конкурс лауреатлары исемнәре, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Шулай ук алдагы еллар конкурсы эшләре белән китап бастырылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100