Азнакайда туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Азнакай тарихчылары академик Альберт Борһанов белән очрашты.
(Азнакай, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). 22-23 апрельдә Азнакайда тарих һәм туган якны өйрәнүчеләрнең V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге фәнни форум ТАССР оешуның — 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Азнакайда Чатыр-тау елына йомгак ясауга багышланачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Анда «Тарихи үсештә Ык буе бассейнында кеше һәм табигать», «XX–XXI гасырларда Азнакай районы һәм Ык буе төбәкләре» дигән темалар күтәреләчәк.Әлеге уңайдан оештыру комитеты тарихчылардан һәм туган якны өйрәнүчеләрдән тәкъдимнәр һәм материаллар көтеп кала.Районда конференциягә әзерлек эшләре бара. Аның кысаларында бүген район үзәк китапханәсендә академик, тарихчы Альберт Борһанов белән очрашу үтте. Анда мәктәпләрнең тарих укытучылары, укучылар, китапхнәчеләр һәм тарих белән кызыксынучылар катнашты.