news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге лауреатларын бүләкләделәр

Җиңүчеләргә дипломнарны мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина тапшырды.

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге лауреатларын бүләкләделәр
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы лауреатларын бүләкләделәр.

«Бүген беренче тапкыр Роберт Миңнуллин премиясе тапшырыла. Безнең иң зур байлыгыбыз — хәтер. Үзләре арабыздан китсә дә, аларның әдбият-сәнгатебезгә керткән өлеше мәңгелек», — диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Лауреатларны котлау тантанасы министрлыкның дүртенче квартал коллегиясе кысаларында үтте. Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста катнашучыларны мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре алкышлады.

Җиңүчеләргә дипломнарны мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина тапшырды. Ул гаилә исеменнән Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсны оештыручыларга һәм аңа катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Кеше истә булганда ул исән диләр. Бу конкурс безнең гаиләбез өчен бик зур горурлык. Мин аның эшендә үзем дә катнаштым — бөтен әсәрләрне укырга туры килде. Туганнарыбыз да карады», — диде Клара Миңнуллина.

«Мин ул әсәрләрдә Робертка якын образлар, стильләр, рифмалар эзләгәнмендер. Бәлки, субъектив та булганмындыр. Кыска гына арада бик күп гаризалар килде. Рәхмәт һәммәгезгә дә. Барыгыз өчен дә бик шатланам», — диде ул.

Клара Миңнуллина бу конкурсның дәвамлы булуын теләде. Сыйфатлы әсәрләр киләчәгенә ышаныч белдерды.

«Балалар әдәбияты булса, киләчәгебез булачак», — дип аның сүзенә кушылды Ирада Әюпова.

«Шигьрият» номинациясе:

I урын — Рәшит Бәшәр;

II урын — Рәхимә Арсланова;

III урын Ләйсән Солтанова.

«Проза» номинациясе:

I урын — Галимҗан Гыйльманов;

II урын — Айгөл Әхмәтгалиева;

III урын — Әлфия Ситдыйкова.

«Скетч» номинациясе:

I–II урыннарга лаек әсәр табылмады,

III урын — Эльмира Шәрифуллина.

«Комикс» номинациясе:

I урын — Н. И. Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесы студентлары Сәлимә Аскарова, Елизавета Буланкина, Надежда Чурилова;

II урын — Зөләйха Камалова;

III урын — Кандакова Ульяна, Тимербаев Айдар.

Җиңүчеләр өчен түбәндәге премияләр каралган:

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы чәчмә әсәр» (бәян яки хикәя): I урын — 100 мең сум; II урын — 80 мең сум; III урын — 60 мең сум;

«Иң яхшы комикс» (сюжеты иллюстрацияләрдә ачыла торган рәсем-хикәя): I урын — 120 мең сум; II урын — 90 мең сум; III урын — 70 мең сум;

«Иң яхшы скетч» (ике-өч кенә кеше катнашында, көлке яки сатирик эчтәлекле бер актлы кыска пьеса): I урын — 90 мең сум; II урын — 70 мең сум; III урын — 50 мең сум;

«Балалар өчен иң яхшы шигырь» (шигырьләр циклы яки поэма): I урын — 80 мең сум; II урын — 50 мең сум; III урын — 40 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100