Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде
Ул әлеге бүләккә театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Кариев театры артисты Нуриәхмәт Сафин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул әлеге бүләккә Татарстан Республикасы президенты Указы белән театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды.
«Кадерле Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы! Без сезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!» диелә хәбәрдә.
Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы — Татарстан Республикасының атказанган артисты (1986 ел), Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел), Россиянең атказанган артисты (2007 ел).
1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
1983 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1987 елдан эшли.
1971 елдан Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Кариев театрына нигез салучыларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз