news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург тамашачыларына «Исәнмесез» фильмының премьерасы тәкъдим ителде

Картинаның премьерасы 8 сентябрьдә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә булды, анда фильмга тамашачылар мәхәббәте призы һәм Татарстан Президенты исеменнән «Кино сәнгатендәге гуманизм өчен» дигән бүләк тапшырылды.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә Екатеринбургта режиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, картинаның премьерасы 8 сентябрьдә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә булды, анда фильмга тамашачылар мәхәббәте призы һәм Татарстан Президенты исеменнән «Кино сәнгатендәге гуманизм өчен» дигән бүләк тапшырылды.

Фильмны төшерүдә Татарстан һәм Башкортстанның 35 атказанган һәм халык артисты катнашкан. 18 ноябрьдә картина Татарстан шәһәрләре һәм Башкортстан башкаласы тамашачылары игътибарына тәкъдим ителде.

Кино йортының зур залына тамашачыларны чакыру билетлары буенча керттеләр. «Исәнмесез» фильмының премьерасы зур уңыш белән узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100