news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова милли опера сәнгатен трансляцияләүдә Шаһиморатова мәктәбенә өмет баглый

Альбина Шаһиморатованың опера сәнгате мәктәбе Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылды.

Ирада Әюпова милли опера сәнгатен трансляцияләүдә Шаһиморатова мәктәбенә өмет баглый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова Альбина Шаһиморатованың Казанда ачылган опера мәктәбенең кыйммәтен милли опера мәктәбе тудыру мөмкинлегендә күрә. Бу хакта ул бүген мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Альбина Шаһиморатованың опера сәнгате мәктәбе Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылды. Реконструкцияләнгән мәдәният үзәгенең ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ирада Әюпова Опера мәктәбенең ике юнәлештә эш алып барачагын әйтте. «Беренчесе — даими вәкиллек. Биредә Альбина Шаһиморатованың укучылары бар. Мәсәлән, Эльза белән Артур Исламовлар — аның укучылары. Чакырылган белгечләр белән осталык дәресләре алып барылачак», — диде Ирада Әюпова.

Министр әлеге Мәктәпнең кыйммәте милли операларны трансляцияләүдә дип саный. «Бу мәктәп классик опера сәнгате өчен кадрлар әзерләү түгел. Аның кыйммәте — милли опера өчен кадрлар булдыру», — диде Ирада Әюпова.

«Без уникаль территория. Бай мирасыбыз бар. Без милли опера мәктәбе тудыра алабыз. Менә шуннан соң без операларыбызны илләр буйлап трансляцияли алабыз. „Җәлил“не яки „Шагыйрь мәхәббәте“н, әйтик, Казахстанда, Азербайҗанда куя алабыз», — дип дәвам итте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100