news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Казан циркының үз программасы булмауның ике сәбәбен әйтте

Быел яңа директор билгеләнгәндә Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәге турында сүз булган иде.

Ирада Әюпова Казан циркының үз программасы булмауның ике сәбәбен әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркының милли программасы булмауның ике сәбәбен күрсәтте. Бу хакта ул бүген мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп әйтте.

«Циркта беренче проблема — кадрлар. Безнең цирк мәктәбе бар, ләкин кадрлар биредә калмый. Икенче сорау — теләк булырга тиеш. Әлегә ул күренми. Без үткән атнада гына Рамил Шәрифуллин белән сөйләштек. Мин аңа нәрсәдер үзгәртү теләге булырга тиешлеген әйттем», — диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры цирк ресурслары кулланылган программа әзерләү теләге барлыгын әйтте. «Бу цирк программасы гына түгел, цирк сәнгате элементлары катыштырылган театральләштерелгән программа булырга мөмкин», — диде ул.

«Ә профессиональ труппа турында сүз бара икән, бу беренче чиратта кадрлар мәсьәләсе. Бу бик озак процесс. Кешеләрне югалту җиңел ул, кире кайтару авыр. Безнең чыгарылышлар Цветной бульвар циркында да, Дю Солейда да эшлиләр. Без аларны әзерләүгә акча кертәбез», — диде Ирада Әюпова.

Ул Казан циркы мәсьәләсендә «катып калган ноктадан» кузгала алачагыбызга ышаныч белдерде.

Казан циркы директоры итеп Рамил Шәрифуллин быел март аенда билгеләнде. Директор ачык конкурс аша сайланды. Рамил Шәрифуллинның элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы. Ирада Әюпова яңа директор билгеләнүе турында журналистларга хәбәр иткәндә Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәге турында да әйткән иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100