news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясендә милли театрлар турында сөйләшәчәкләр

Әлеге чара Россиядә театр елына багышлана.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге чара Россиядә театр елына багышлана. Конференция программасы төрки дөнья театрының көнүзәк проблемаларын ачыклау, милли театрлар тарихын барлау, драматургия һәм театраль педагогика үзенчәлекләрен өйрәнү, музыка һәм сәхнәнең нәфис бизәлеше темаларын үз эченә ала.

Конференция Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, Татарстан Республикасы дәүләт оешмалары, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнашында узачак.

Конференция 2019 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт) 10.00 сәгатьтә дә башланачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100