news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь кинорежиссер «Галиябану» сюжетын бүгенге көнгә күчереп фильм төшергән

Казанда Рифат Миндубаевның «Галиябану» дип аталган кыска метражлы фильмы тәкъдим ителде.

Яшь кинорежиссер «Галиябану» сюжетын бүгенге көнгә күчереп фильм төшергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь кинорежиссер Рифат Миндубаев Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» әсәре сюжетын бүгенге көнгә күчереп караган — кичә Ленин исемендәге мәдәният сарае кинозалында тамашачы бүгенге Хәлил-Галиябанулар белән очрашты.

«Миңа калса, „Галиябану“ әсәре иң киночыл сюжетларның берсе — ул мине шуның белән җәлеп итте. Монда төп антагонист һәм протагонист бар. Конфликт һәм яхшы ясалган персонажлар бар», — дип аңлатты Рифат Миндубаев бу әсәргә алыну сәбәбен.

Фильм Мирхәйдәр Фәйзинең 130 еллыгына багышлана. Режиссер төп сюжетны, төп персонажларны һәм төп конфликтны алып хәзерге заманга күчергән. Хәлил белән Исмәгыйль арасында булган финал күренешләре чыгарылыш кичәсенә туры килә.

Фильм Кайбыч районы оешуның 30 еллыгына багышлаган һәм аның җирләрендә төшерелгән. Режиссер фильмны төшерүгә район администрациясе ярдәмен ассызыклый. Фильмның беренче премьерасы да районда үткән.

Рифат Миндубаев проектын төрле грантларга тәкъдим итеп караган. Ләкин аларны алуга ирешә алмаган. Шунлыктан ул аны үз көче белән башкарып чыгарга карар иткән. Фильмны төшерергә Казан шәһәренең Тимер юлчылар мәдәният сарае да ярдәм иткән. «Бик каты теләк булса, шулай да төшереп була», — ди Рифат Миндубаев.

Фильм кыска метражлы — 27 минут бара. «Күп персонажлар ачылып бетмәде — фильмны зуррак итеп тә була иде. Әмма эш финансларга терәлә. Шуңа кыска вариантка тукталдык, — ди режиссер.

Рифат Миндубаев фильмын төрле фестивальләргә тәкъдим итәргә җыена. Тамашачы ихтыяҗы булса алга таба прокат таныклыгы алу мәсьәләсе каралачак.

Фильмда төп рольләрне Казан консерваториясенең II курс студенты Диләрә Нәбиуллина һәм Кариев театры артистлары Илфат Гыйбадуллин белән Илназ Хәбибуллин башкарган. Бәдри ролендә — драматург Рәдиф Сәгъди.

«Әз генә кыскарак булды, җитми калды. Заман кешене, кеше заманны үзгәртә, ләкин мирасыбыз шул ук кала. Нинди генә заман да булмасын, геройларыбыз шул ук — бүген дә Галиябанулар һәм Исмәгыйльләр бар», — диде Рәдиф Сәгъди.

Фильмны Мирхәйдәр Фәйзинең туганнан туган оныгы Диләрә Мөхәммәдьярова да тамаша кылды. Ул фильмны ошатуын әйтеп, аңа уңышлар теләде. «Тәнкыйть тә булыр, бәлки — сез аннан курыкмагыз, аның кебек үз юлыгызны дәвам итегез», — диде ул.

Премьерадан соң Галиябану һәм Хәлил ролен башкарган Диләрә Нәбиуллина һәм Илфат Гыйбадуллиннар тамашачы соравы буенча "Галиябану" җырын башкарды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100