news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Ирада Әюпова Азамат Жаманкуловны киләсе елда Татарстанга чакырды, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан республикада зур мәдәни чаралар үтәчәген искәртте.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Бишкәктә Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Азамат Жаманкулов белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, министрлар күптәнге килешүләрне гамәлгә ашыру хакында фикер алышты, артистлар һәм коллективларның ике яклы гастрольләрен үткәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә килде, шулай ук пандемиягә кагылышлы вазгыять һәм фаразларга бәйле рәвештә 2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру мәсьәләсен өйрәнү турында килеште.

Ирада Әюпова Азамат Жаманкуловны киләсе елда Татарстанга чакырды, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан республикада масштаблы мәдәни чаралар үтәчәген һәм Казанның мәдәни мирас буенча ЮНЕСКОның 45нче утырышын кабул итәчәген искәртте, төбәк территориясендә Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелгән өч объект урнашуын әйтте.

Әлеге мәсьәләләр хакында фикер алышканнан соң, яклар Кыргызстан һәм Татарстан арасындагы мәдәниятара коммуникация һәм элемтәләрне алга таба ныгыту максатыннан уртак чаралар планын әзерләү кирәклеге турында фикергә килде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100