news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Милли музейда «Сөембикә бакчасы»нда булды

Татарстан Милли музее экскурсоводы кунакларны «Казан ханнары резиденциясе» декорациясе белән таныштырды.

Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Милли музейда «Сөембикә бакчасы»нда булды
Рамил Гали

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Төбәкләрдә эшли торган татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бүген Казанда Милли музейга экскурсия оештырылды. Алар «Сөембикә бакчасы» декорациясен карады, Сөембикә ханбикә һәм шагыйрь Мөхәммәдъяр персонажлары белән фотога төште.

«Казан ханлыгы чорында Урта Кабан күле тирәсендә Сөембикә бакчасы булган. Аны „Казан ханнары резиденциясе“ дип әйтсәң дә була. Бүген музеебызда шул резиденциянең бер бүлмәсен күрсәтәбез», — дип сөйләде Татарстан Милли музее экскурсоводы Анастасия Мокрополова.

Төбәкләрдә эшләүче татар журналистлары өчен шагыйрь Мөхәммәдъяр образындагы персонаж шигырь дә укып күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot