news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры урынбасары: Мәдәни мөнәсәбәтләр – яхшы хезмәттәшлек нигезе ул

Казанда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә йөздән артык экспонат тәкъдим ителгән.

Мәдәният министры урынбасары: Мәдәни мөнәсәбәтләр – яхшы хезмәттәшлек нигезе ул
Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Төбәкләр арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләр барлык өлкәләрдә дә яхшы хезмәттәшлек итүнең нигезе булып тора. Бу турыда Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Бүген Казаныбызда, дөрестән дә, тарихи вакыйга. Күргәзмәдә бик сирәк очрый торган йөздән артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу — безнең милләтебез, тарихыбыз өчен бик истәлекле көн. Төбәкара мәдәни мөнәсәбәтләр — барлык өлкәләрдә дә яхшы хезмәттәшлек нигезе», — диде ул.

Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион киемнәре, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100