Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә театры артистлары тамашачыларга ике спектакль тәкъдим итәчәк
1 декабрьдә Бөгелмә театры гастрольләргә китә.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бу атнада Бөгелмә театры артистлар үз тамашачыларына ике спектакль тәкъдим итәчәк. Алар 21 ноябрьдә «Долгожитель» комедиясе, 22 ноябрьдә — «Казанское полотенце» музыкаль комедиясе куячак. Бу хакта район газетасы яза.
Киләсе атнада, җомга көнне, 27 ноябрьдә, «Божьи одуванчики» комедиясе күрсәтеләчәк. Шимбә көнне — Әлмәткә «Казанское полотенце» белән бару, якшәмбе көнне туган сәхнәдә «Танцы на праздник урожая» драмасы уйналачак.
Ә 1 декабрьдә Бөгелмә театры гастрольләргә китә. «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында, Казанда «Кече шәһәрләр театрлары» проекты чараларына куелган «Танцы на праздник урожая» драмасын күрсәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз