news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфкать Шаһиев: Саҗидә Сөләйманова бүгенге көндә дә иҗатының алтын бөеклеген югалтмый

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрә Саҗидә Сөләйманова бюстына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Рәфкать Шаһиев: Саҗидә Сөләйманова бүгенге көндә дә иҗатының алтын бөеклеген югалтмый
Салават Камалетдинов

(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың иҗаты хәзер дә бөеклеген югалтмый дигән фикердә.

«Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт белән, алтын, кызыл миләшле көз белән тәңгәл килә. Бүген дә ул иҗатының алтын бөеклеген дәлилли», — диде ул Саҗидә Сөләйманованың Әлмәт шәһәрендә урнашкан бюстына чәчәкләр салу тантанасы алдыннан.

Аның сүзләренчә, Әлмәт тамашачысы, укучысы Саҗидә Сөләйманованың образын башкача кабул итә, яшәтә. «Ничә еллар дәвамында аның премиясе булдырылганнан соң да Әлмәт халкы аның рухы, иҗаты белән яши. Әлмәт үзенең Саҗидәсен булдырган кебек», — ди Рәфкать Шаһиев.

Шагыйрә Галия Гайнетдинова Саҗидә Сөләйманованы туганы кебек итеп кабул итүе турында әйтте. «Алар әнием белән бер елгы, бергә уйнап үскәннәр. Быел әниемә 95 яшь. Шушы авыр чир җир куенына алмаган булса, Саҗидә апага да 95 яшь тулган булыр иде», — диде ул.

«Аның иҗаты миңа бик якын һәм кадерле. Үзем дә аңа багышлап мәкаләләр язам. Без аның иҗатын һәрчак хәтердә тотыйк», — дип мөрәҗәгать итте ул җәмәгатьчелеккә.

Пермь крае Барда районыннан Идият Әширов Әлмәт дип әйтүгә күз алдына Саҗидә апа килүе турында сөйләде. «Мәсгүт ага Имашев белән аларның дуслыгы бик тә көчле булган. „Нефтьчеләр маршы“, „Саубуллашу маршы“ кебек җырлар иҗат иткәннәр. Иҗади тандемнары көчле булган», — ди ул.

Чәчәк салуда «Рухият» нәшрияты, «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге, Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов, аның тормыш иптәше Асия Маликова һ.б. катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100