news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәкил Сафин: Саҗидә Сөләйманова премиясе яшьләрне иҗат итәргә дәртләндереп тора

Премия тантанасында өч лауреатны, өч кызыксындыру премиясе иясен һәм ун стипендиатларны бүләкләделәр.

Фәкил Сафин: Саҗидә Сөләйманова премиясе яшьләрне иҗат итәргә дәртләндереп тора
Салават Камалетдинов

(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәкил Сафин фикеренчә, «Татнефть» тормышка ашырган бу премия язучыларны дәртләндереп, сәләтләрен арттырып тора.

«Премияне олы, урта буын язучылар, яшьләр дә ала. Саҗидә апа яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бергә җыйды», — диде ул Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасында.

Фәкил Сафин Саҗидә Сөләйманованы гүзәл шагыйрә буларак искә алды. «Саҗидә апаның бөтен язмышы ил һәм халык язмышы белән бәйләнгән иде», — диде ул.

«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тантанада өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләде, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр тапшырылды.

«Бу яшьләрнең йөзләрен истә калдырыгыз. Премияләр талантлыларга гына бирелә. Берничә елдан соң аларны зур урыннарда күрерсез. Яшь буын иҗат итүдән туктамый, өлкән буынга алмаш булганга сөенәбез», — диде Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов.

«Татнефть» компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин сүзләренчә, «Татнефть» Саҗидә Сөләйманованы үзенең нефтьчесе итеп таный, аңа зур хөрмәт белән карый. «Саҗидә апа Әлмәткә килгәч, нефтьчеләрне укыткан, тарих, фәлсәфә фәннәре белән аларны уйларга өйрәткән», — диде ул.

Гомәр Яруллин әйтүенчә, Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә нефтьчеләрнең эше, аларның табигатькә сак караулары турында язган. Ул «Татнефть» хезмәткәрләре исеменнән юбилей кичәсе белән тәбрикләде. «Саҗидә апа дөньяның авыр чорында дөньяга килгән һәм шундый ук авыр чорда яшәгән», — ди Гомәр Яруллин.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова «Татнефть»тә мәдәниятебезгә битараф булмаган меценатлар барлыгын әйтте.

Лауреатларга һәм стипендиатларга мактау грамоталары, акчалата бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100