Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Видео төшерергә яраткан һәр баланың 100 мең сум приз алу шансы бар
«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Милли мультfest» балалар кинофестивале конкурсында катнашучыларның 50, 70 һәм 100 мең сум приз алу шансы бар. «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә оештыручылар фестивальдә катнашу шартлары белән таныштырды.
Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшчәнлеге кысаларында «Милли мультfest» балалар кинофестивале игълан ителде. Конкурска балалардан анимацион һәм кыска метражлы фильмнар, шулай ук, компьютер уеннары номинациясендә эшләр кабул ителә. Конкурс шартлары буенча, эшләр татар телендә булырга тиеш.
«Безнең республикада милли конкурслар күп түгел. Балаларда татар теленә мәхәббәт уятуны иҗат аша эшләп була», — дип саный фестивлальнең башкарма дирекциясе булган «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
«Бу көннәрдә балалар белән эшләүче иҗат оешмалары җитәкчеләре белән онлайн киңәшмә уздырдык. Республикада 40тан артык шундый үзәктә балалар анимация һәм кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары ясау белән шөгыльләнә икән. Балалар кыска видеолар төшереп, миллионлап караулар җыялар», — ди ул.
«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә. Эшләр беренче турда районнардагы һәм шәһәрләрдәге җирле жюри тарафыннан сайлана. Икенче зональ тур Буа, Актаныш, Зәй һәм Казанда уздырыла. Финалга чыгучылар апрель аенда Казанга җыелачак.
Жюри һәр номинациядә өчәр урын билгели. Катнашучылар 6 яшьтән 17 яшькә кадәр була ала. Конкурска командалар да катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз