Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар театрының театраль-декорацион сәнгатенә багышланган китап сатуга чыкты
Камал театрның интернет кибетендә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башкалар бар.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Камал театры интернет-кибетендә «Сценография татарского театра» һәм «Вызов разуму» китаплары сатуга чыкты. Китаплардан тыш, интернет кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башка әйберләр алырга мөмкин. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рауза Солтанованың «Сценография татарского театра» монографиясе илебездәге театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән (төп этаплар ХХ йөз башы, ХХI гасыр) күләмле фәнни эш. Әлеге китапта, милли мәдәнияттә генә түгел, бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла.
«Вызов разуму (Время менять мышление)» китабы — 2020 елның 15-17 июненьдә Камал театрының VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү онлайн-фестиваль-форумы кысаларында үткән Театраль тренингларның яңа юнәлешләре хакындагы «Вызов разуму» Халыкара фәнни онлайн-конференциясенә багышлана, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз