news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сеңелкәш» фильмы Европа балалар фильмнары ассоциациясе призына тәкъдим ителде

Германиядә халыкара кинофестивальдә ел саен төрле яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтен дөньядан 150ләп фильм күрсәтелә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). «Сеңелкәш» фильмы Германиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен 25нче халыкара «Шлингель» кинофестивалендә ECFA (Европа балалар фильмнары ассоциациясе) жюри призы белән билгеләп үтелде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ел саен фестивальдә төрле яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтен дөньядан 150ләп фильм күрсәтелә.

Жюри «Сеңелкәш» фильмын 2021 елның иң яхшы Европа балалар фильмы өчен Европа балалар фильмнары ассоциациясе премиясенә тәкъдим итә.

Тавыш бирүдә 41 илдән 150гә якын оешма катнаша. ECFA жюрие үз призларын Европада балалар киносының 18 иң эре фестивалендә тапшыра.

«Сеңелкәш» хәрби драмасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелде. Лента 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан экраннарга чыкты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100