news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхфәтуллин «Милли мультfest» фестиваленең төп шарты миллилек икәнен әйтте

«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1 ноябрьдән гаризалар кабул итә башлый.

Рамил Төхфәтуллин «Милли мультfest» фестиваленең төп шарты миллилек икәнен әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин «Милли мультfest» фестиваленең төп шарты миллилек икәнен ассызыклады. Бу хакта ул фестиваль шартларына багышлап «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Балалар тарафыннан төшерелгән анимацион һәм кыска метражлы фильмнар бәйгесе игълан итүче «Милли мультfest» балалар кинофестивале бары тик татар телле фильмнарны гына кабул итәчәк. «Фильмны теләсә кайсы милләт кешесе төшерә ала. Әмма ул татар телендә булырга тиеш», — диде фестивальнең идея авторы һәм жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин.

«Миңа тел мәсьәләсендә сораулар килә башлады. Ләкин анимация шундый әйбер, теләсә нинди телдә төшерелгән видеога татарча тавыш яздырырга мөмкин», — дип киңәш итте Миләүшә Айтуганова.

Бу мәсьәләдә Рамил Төхфәтуллинның катгый фикере бар — ул конкурска катнашкан әсәрнең милли рухлы булырга тиешлегенә басым ясады. «Без тәрҗемә әсәрләрен күреп торабыз. Алар милли рухлы түгел. Рухият ягын да карыйк», — диде ул.

«Фестиваль вазгыятькә туры килә: 2001 ел — Туган телләр елы, дип игълан ителде. Бәлки бу фестиваль телләр елының матур бер вакыйгасы булыр», — дип сүзгә кушылды Оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә. Фестивальгә катнашучы әсәрләр өч номинациягә бүленә: беренчесе — анимация, икенчесе — компьютер уеннары, өченчесе — төрле жанрдагы кыска метражлы кинолар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100