news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын “Туган тел” яшь башкаручылар бәйгесендә катнашырга чакыралар

Бәйгедә татар җырын башкаручы 16-35 яшьлек җырчылар катнаша ала.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). “Туган тел” татар җыры яшь башкаручыларының XIII Республика бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйге М. Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйгедә 16-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Һәвәскәр һәм профессиональ башкаручыларны жюри аерым бәяләячәк. Бәйгедә катнашучылар барлыгы дүрт җыр – һәр турда икешәр әсәр: татар халык җыры һәм композиторлар язган татарча җыр башкарачак.

Жюри составына Башкортстан Республикасының вокал укытучылары, җырчылар, композиторлар һәм сәнгать осталары кергән.

Җиңүчеләргә “Профессионаллар” һәм “Һәвәскәрләр” номинацияләрендә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар.

Бәйгенең максаты – җыр иҗатын популярлаштыру, халык башкаручыларының гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук яшь җырчыларны табу.

Бәйгене оештыручылар Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы, республиканың халык иҗаты үзәге һәм башкалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot