news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия милли театрының яңа сезоны Оренбург татар драма театры спектакле белән ачыла

24-26 сентябрь көннәрендә Милли театр сәхнәсендә өч спектакль куелачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия милли театры сезонны Оренбург татар драма театрының спектакльләре белән ача. 24-26 сентябрь көннәрендә Милли театр сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» музыкаль- драма композициясе Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең гомеренә, иҗатына һәм батырлыгына багышланган. Аның нигезен Муса Җәлилнең шигырьләре тәшкил итә, аңа Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр, шулай ук милли каһарман шигъриятен сеңдергән халык әйтемнәре, җырлары, биюләре кушылган. Спектакль рус телендә.

«Аршин-аршин мал сатам» музыкаль комедиясе сюжетын режиссер Узеир Гаджибеков тормыштан алган. Көнчыгышта кызлар, кагыйдә буларак, әти-әниләре теләге белән кияүгә чыккан. Күпчелек очракта кияү дә кәләшен туйдан соң гына күргән. Яшьләрнең яңа буыны мәхәббәткә нигезләнгән гаилә төзергә хыяллана. Яшь сәүдәгәр Гаскәр атасы законына каршы барып өйләнергә карар кыла һәм булачак тормыш юлдашын туйга кадәр күрергә тырыша. Спектакль татар телендә була, русчага синхрон тәрҗемә ителә.

«Петин день рождения» юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган әкият балаларга уен һәм әкият формасында урамнарда һәм юлларда иминлек кагыйдәләре белән танышырга ярдәм итәчәк. Рус телендәге күңелле һәм мавыктыргыч әкият балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмаячак. Спектакль рус телендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100