Тверьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе ансамбле концерты була

Ансамбль «Дөнья халыкларының биюләре» дигән программа тәкъдим итәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 18 октябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе ансамбле Тверь шәһәрендә концерт оештыра.

«Концерт „Без — Россия“ дип аталган милли коллективларының гастрольләре программасы кысаларында узачак. Анда Гаскәров ансамбле „Дөнья халыкларының биюләре“ программасын тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Концерт «Пролетарка» мәдәният сараенда 19.00 сәгатьтә башлана.