news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәйзи Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле Бельгиядә чыгыш ясаячак

Программага Гаскаров мирасының алтын фондыннан «Җиде кыз» лирик биюе, «Гөлнәзирә» һәм «Заһидә» тау-башкорт биюе кергән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдә Фәйзи Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле Бельгия башкаласы Брюссельдә Башкортстанның хореографик сәнгатен һәм башкорт халкының көнкүрешен тәкъдим итәчәк. Чара Россия фән һәм мәдәният үзәге һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узачак.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, программага Гаскаров мирасының алтын фондыннан «Җиде кыз» лирик биюе, «Гөлнәзирә» һәм «Заһидә» тау-башкорт биюе кергән, шулай ук заманча биюләр дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100