news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәсгут Имашевның 90 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара

Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Мәсгут Имашевның 90 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зур милләтнең зур шәхесләре күп була, Мәсгут Имашев шундыйларның берсе булуын әйтте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров күренекле сәнгать әһелен котлап. Тинчурин театры сәхнәсендә Мәсгут Имашевның 90 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара.

«Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Безнең Пермь краеның Барда төбәгеннән чыккан данлыклы шәхесләребез дә күп. Туксанынчы еллардагы милли хәрәкәтнең башында торган галим Рәшит Ягъфәров шуларның берсе. Мин талантлы артистыбыз Дамира Кузаеваны искә алыр идем», - диде Ренат Закиров.

Ул Мәсгут Имашевның туган ягы белән һәрчак элемтәдә булуын, Бардада нинди генә мәдәни чара булмасын, якташларының беренче чиратта Мәсгут Имашевны чакыруларын искә алды.

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашевның юбилеена багышланган «Җырлы дөнья» дип аталган кичәдә Мәсгут Имашев көенә язылган җырлар яңгырый. 

Җырчылар арасында Мәсгут Имашевның оныгы, халыкара конкурслар лауреаты Айрат Имашев, укучысы Илнур Нуриев, эстрада артистлары Рәфинә Ганиуллина, Энҗе Шәймурзина, Гүзәл Уразова, Рөстәм Асаева, Айгөл Хәйри һәм башкалар бар.

Кичәгә Казан музыка көллияте, Казан театр училищесы, Әлмәт музыка училищесы студентлары, Барда районнары вәкилләре килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100