news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы көннәрендә билетлар ярты залга гына сатылачак

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм муниципаль районнарда 24 – 30 августта үткәреләчәк.

Татарстан киносы көннәрендә билетлар ярты залга гына сатылачак
Султан Исхаков

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел техник режимда тамашачылардан башка узу сәбәпле, тамашачы фестивальнең Милли конкурсында катнашучы фильмнарны Татарстан киносы көннәрендә карый алачак. Бу хакта Татарстан киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар хәбәр итте.

«Роспотребнадзор безгә кино залында Татарстан киносы көннәрен үткәрергә рөхсәт итте. „Мир“ кинотеатрында да, муниципаль учреждениеләрдә дә аларның барлык таләпләре үтәләчәк», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Роспотребнадзор таләпләрен күздә тотып, билетлар ярты залга гына сатылачак. Әйтик, бер фильмны «Мир» кинотеатрында бары тик 98 кеше генә карый ала. Татарстан киносы күрсәтеләчәк муниципаль залларда да ярты зал гына тамашачы белән тутырылачак.

«Программа Татарстанда төшерелгән фильмнардан төзелгән. Алар барысы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурс номинациясендә катнашучы фильмнар. Моннан тыш ике премьера да каралган — алар конкурска керми», — дип дәвам итте ул.

Ниндидер фильмнарга ихтыяҗ зур булып, тамашачы тиешледән артып китсә, оештыручылар фильмны кат-кат күрсәтү мөмкинлеген дә күздә тота. Әйтик, Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган «Сөмбел» фильмының премьерасын карарга теләүчеләр күп була икән, өстәмә сеанслар булачак.

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында 24 — 30 августта үткәреләчәк. Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы белән ачыла. Башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100