news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Айтуганова татар киносында җырлаган артистлар белән иҗади очрашулар уздырачак

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм муниципаль районнарда 24 – 30 августта үткәреләчәк.

Миләүшә Айтуганова татар киносында җырлаган артистлар белән иҗади очрашулар уздырачак
Солтан Исхаков

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан киносы көннәрендә «Мир» кинотеатрында фильмнар башланыр алдыннан татар артистлары белән очрашулар булачак. «Татар-информ»да Татарстан киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясе үтте.

«Без Татарстан киносы көннәре программасын „Кино+музыка“ проекты белән берләштердек. Былтыр Камал театры белән бергә „Кино+театр“ акциясе уздырган идек. Быел музыка белән эш итәбез. Татарстан киносын музыкаль яктан бизәгән артистларны чакырдык», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

«Татарстан киносы көннәрендә һәр көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан кинематографиясендә катнашкан композиторлар, артистлар белән иҗади очрашулар булачак», — диде ул. 

Татарстан киносы көннәрендә ТР халык артисты Вил Усманов, ТР атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева, Айгөл Бариева, артистлар Гөлназ Галимуллина, Асылъяр, Гүзәл Сибгатуллина белән очрашулар була.

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм муниципаль районнарда 24 — 30 августта үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot