Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курчак театры режиссеры ачлык турындагы "Адәмнәр" әсәрен сәхнәләштерергә җыена
“Татарстан театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп карыйм. Грант бирелсә, бу хакта сөйләшергә мөмкин булыр", - диде Илгиз Зәйниев.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” әсәрен сәхнәләштерергә мөмкин. Илгиз Зәйниев “Татар-информ” хәбәрчесенә андый уе барлыгын раслады, ләкин бу турыда сөйләшергә иртә булуын әйтте.
“Татарстан театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп карыйм. Грант бирелсә, бу хакта сөйләшергә мөмкин булыр. Әлегә артыгын бернәрсә дә әйтә алмыйм”, - диде “Әкият” татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры.
“Адәмнәр” повестеның төп мәгънәсе – кеше ашамагыз”, - диде Илгиз Зәйниев, бу сүзне образлы куллануы-кулланмавы турында ачыклык кертмичә.
Илгиз Зәйниев Курчак театрына баш режиссер итеп куелганда “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Беренче чиратта “Әкият” – минем өчен театр, аннары – балалар театры, аннары - өлкәннәр театры”, - дигән иде.
- “Адәмнәр” - Галимҗан Ибраһимовның Идел буендагы ачлык темасы күтәрелгән, натуралистик алымнар кулланып 1923 елда иҗат ителгән повесте. Әсәр совет чорында татар әдәби процессында игътибардан читтә калдырылып килде.
- Идел буендагы ачлык темасы - татар сәхнәсендә күтәрелмәгән тема. Гафури исемендәге Башкорт драма театры бу темага күренекле казах драматургы Олжас Жанайдаровның “Джут” пьесасын куйды. Сүз казах далаларындагы коточкыч ачлык турында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз