“Крутушка” VI халыкара фестивале – “Татар-информ” МАда матбугат конференциясе темасы

ММЧын аккредитацияләү башланды

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Татарстанда 22-24 август көннәрендә “Крутушка” еллык этник фестивале узачак. Чара традицион төстә “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә Крутушка бистәсендә үткәрелә.

Шул уңайдан, иртәгә, 21 нче август 13 сәгатьтә, “Татар-информ” МАда фестивальне оештыручылар һәм катнашучылар белән матбугат конференциясе уздырыла. Журналистлар сорауларына оештыру комитеты рәисе Лариса Бикмуллина, сәнгать җитәкчесе Александр Батраков, мультиинструменталист Владисвар Надишана (Алмания) һәм ярминкә шәһәре координаторы Дамир Насыйров җавап бирәчәк.

Узган елда фестивальгә 5 меңгә якын кеше барган, бишьеллык тарихы дәвамында анда йөздән артык иҗади коллективлар – Россия һәм чит илләрнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнашкан. Быел “Крутушка” фестивале ТР Мәдәният министрлыгының “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтне тормышка ашыру” программасы кысаларында дәүләт ярдәмен алды.

Матбугат конференциясенә pr@tatar-inform.ru. адресына язып, акрредитация узарга мөмкин.