Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан сөлгесе» VI Халыкара фестиваль-конкурсы онлайн форматта була
Конкурс тыңлаулары «онлайн» фоматта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үткәрелә.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме кысаларында «Казан сөлгесе» VI Халыкара фестиваль-конкурсы була. Конкурс тыңлаулары «онлайн» фоматта («Сәйдәш» мәдәни үзәгендә) узачак.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальнең исеме «Казан сɵлгесе» дип аталган борынгы татар җырыннан алынган. Зәвык белән чигелгән ап-ак сөлге уй-фикерләрнең, кеше күңеленең чисталыгын, бизәкләре чигүченең осталыгын, татар халкының милли бәйрәме — «Сабантуй» символын аңлата, диелә хәәбәрдә.
Җырлы-биюле «Казан сөлгесе» VI Халыкара фестиваль-конкурсы башкалада 28-30 август көннәрендә уздырыла һәм 30 августта «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме кысаларында тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз