Ульяновски өлкәсендә быелгы Сабантуйларга нокта куелды

Ульяновски өлкәсендә быелгы Сабантуйларга нокта куелды

(Ульяновски, 20 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Узган шимбә көнне Ульяновски өлкәсендә быелгы Сабантуйларга нокта куелды. Соңгысы – өлкә үзәгендә, гадәттәгечә, Җиңү паркында узды. Өлкә үзәге Сабан туенда соңгы елларда губернаторның да халыкны сәламләве гадәти күренешкә әйләнгән иде. Бу юлы, вәгъдәсе булса да, Сергей Морозов вакыт тапмаган булып чыкты. Иң зур рәсми кунак сыйфатында чыгыш ясаган шәһәр мэры Сергей Ермаков булды.

Татарстанның Дәүләт Шурасы сәркатибе Валентина Липужина Президент М.Шәймиевнең тәбрик сүзен халыкка җиткерде. Татарстан Язучылар берлеге вәкиле Рәдиф Сәгъдиевнең тәбрик сүзе белән генә чикләнмәде, Татар мәдәни үзәгенә китаплар да бүләк итте.

Былтыргы кебек үк, Татарстанның Чистай районы башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге зур делегация дә килде. Көрәшчеләр һәм үзешчән артистлар Ульяновски Сабантуен ярыйсы гына бизәде. Чистай егете Радик Халиков үзәк сәхнәдәге тамашаны тальян моңы белән башлап җибәрде. Аннан соң алар Яшьләр сәхнәсе дип йөртелгән икенче урында зур концерт бирде. Ә үзәк сәхнәдә музыкаль педагогия көллияте укытучысы Гөлфия Җаббарова җитәкчелегендәге “Сембер” ансамбле чыгыш ясады. Концертлар ике мәйданда да көн буе диярлек барды. Чөнки монда үз сәләтен күрсәтергә теләгән һәркемгә мөмкинлек бирелде.

Сабантуй чаралары күптөрле әзерләнгән: уннан артык урында төрле шаян уеннар, бәйгеләр оештырылган иде. Әмма игътибар үзәгендә, әлбәттә инде, милли көрәш булды.

Элек көрәш аланы аркан белән уратып алынган чирәм генә иде. Быел исә “Сембер” исемле татар малтабарлары берлеге менә дигән бүләк әзерләгән. Көрәшчеләр 70 сантиметр биеклектәге платформада бил алышты. Ә халык төрле биеклектәге эскәмияләр рәтләрендә рәхәтләнеп көрәшне карап утырды.

Бәйгедә Казан, Буа, Чистай, Чуашстан көрәшчеләре дә катнашты. Бигрәк тә Чуашстанның Шыгырдан авылы исеме еш яңгырады. Алар үзләренең бердәмлеген, үзара ярдәмчеллеген һәм батырларны дәртләндерә белүләрен күрсәттеләр.

Төрле авырлыкларда бүләкле урыннар яулаучылар арасында да алар байтак. Ә менә Ульяновски өлкәсе авыллары һәм районнары әлегә өлкә үзәгендә бил алышырлык көрәшчеләр үстерә алмый. Хәзер исә көрәшчеләр бары тик Ульян һәм Димитровград шәһәрләренең спорт клубларында гына үсеп чыга ала.

Абсолют батыр исемен Мәләкәс егете Сергей Павлик яулады. Тәкә дә, губернатор исеменнән олуг бүләк тә аңа тапшырылды.