news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеэфирда - Сабантуй бәйрәме

Телеэфирда - Сабантуй бәйрәме

(Бишкәк, 20 июнь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан Республикасы үзәк телевидениесендә чыгып килгән татар телендәге “Туган тел” тапшыруының чираттагы саны күптән түгел Бишкәктә үткәрелгән Сабан туена багышланган иде. Программаның авторы һәм алып баручысы Гөлгенә Шонкорова 20 минутлык бу тапшыруда Сабан туена җыелган милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга килгән Кыргызстанның дәүләт секретаре Дастан Сарыгуловның һәм Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчесе Евгений Шмагинның чыгышларын күрсәтте.

Сабан туе быел да Бишкәкнең Мостафа Ататөрек исемендәге үзәк ял паркында үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot