news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Валдай» клубы әгъзалары Болгарда дөньдагы иң зур Коръәнне карады

Борынгы Болгарда 400дән артык архитектура һәйкәле бар.

«Валдай» клубы әгъзалары Болгарда дөньдагы иң зур Коръәнне карады

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Ульяна Сушкова). «Валдай» Халыкара дискуссия клубы әгъзалары «Болгар шәһәрлеге» тарихи һәйкәлен карады. Форумда катнашучылар кабатланмас археологик күренеш белән танышты, X-XV гасырларда урта Идел һәм Урал буенда чәчәк аткан уникаль борынгы цивилизация хакында белде, дөньядагы иң зур Коръәнне карады.

Болгар уникаль музей-тыюлыгында ислам архитектурасы белән танылган, витражлар һәм бормалы гарәп язуы белән бизәлгән Ак мәчет. Тышлыгы малахит тукыма һәм көмештән эшләнгән, алтын йөгертелгән, авырлыгы 0,5 тонна тәшкил иткән дөньядагы иң зур Коръән. Болгар цивилизациясе музее, Хан сарае һәм Кара пулат урнашкан.

«2010 елдан Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге «Яңарыш» фондының игътибар үзәгендә тора. Алар мөселман һәм православие мәдәниятләре үзәге, Татарстан һәм Россия Федерациясе халыклары өчен иң кадерле урын санала. Аларның төп үзенчәлеге – иманны яңартуда», - дип искәртте «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова.

Борынгы Болгар 400дән артык архитектура һәйкәлен үз эченә ала. Шәһәрлек территориясендә табылган сирәк очрый торган архитектура әйберләре шул чорда яшәгән халыкның тормышы һәм мәдәнияте, шул дәвердәге вакыйгалар хакында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100