news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» тапшыруларын яңа студиядә видеога төшереп, интернетка куеп барачаклар

Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева радиода тапшыруларны зыялы шәхесләр алып баруын билгеләп үтте.

«Тәртип» тапшыруларын яңа студиядә видеога төшереп, интернетка куеп барачаклар
Рамил Гали

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Тәртип» радиосында чыга торган тапшыруларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең унынчы катында урнашкан яңа студиядә видеога төшерәчәкләр һәм социаль челтәрләргә куячаклар.

«Студиянең эшләнеше алдан уйланылды, хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп башкарылды. Алга таба тапшыруларны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырырга телибез», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров яңа студияне тәкъдим итү чарасында.

Студиядә радио җиһазларыннан тыш, әңгәмә һәм сәхнә зонасы да бар.

«Тәртип» — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фатыйхасы белән яңадан ачылган радио. Студиянең ачылышында ул туры эфирдан тыңлаучыларга котлауларын җиткерде. Бездә 30 тапшыру бар, тапшыру авторларын радио көндә үк җыеп булмады. Шуңа күрә алар, үз эшенең остасы булганнар, бүген бирегә килде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Аның фикеренчә, «Тәртип»нең уңышы — тапшыруларны зыялы шәхесләр алып баруында. «Без матбугат көне белән радио көнен берләштердек: авторларыбыз, күренекле шәхесләр, алар белән җыелып, истәлеккә тарихи фотога төшү, күрешү- аралашу бурыч дип санадык», — диде баш мөхәррир.

«Кызганыч, тапшыру авторларыннан Наил Шәйхетдинов белән Гөлнара Зиннәтуллина арабыздан китеп барды. Әмма, эшләре, эзләре калды. Шуңа күрә дә, олы яшьтәге авторлар белән мөмкин кадәр күбрәк тапшыру эшләп калырга омтылабыз», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Яңа студия белән танышу, янәшәдәге ресторанда дәвам итте. Бәйрәм чарасында «Риваять» төркеме җитәкчесе Руслан Габитов һәм баянчы Динар Бәдретдинов чыгыш ясады.

Радио коллективын «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та тәбрикләде. Тәртип радиосының бүгенге көндәге эшчәнлегенә өлеш керткән «Татмедиа»ның бүлек башлыклары да чакырылган кунаклар янәшәсендә иде. Соңыннан «Тәртип»тә эшләүче барлык авторларга рәхмәт хатлары тапшырылды.



Галерея: «Тәртип» радиосының яңа студиясен тәкъдим итүдән фоторепортаж

«Тәртип» радиосының штаттан тыш хезмәткәрләре: Сәйдә Аппакова, Фарсель Зыятдинов, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Луара Шакирҗанова, Хатыйп Миңнегулов, Нуриәхмәт Сафин, Фоат Галимуллин, Наилә Яхина, Данил Ибраһимов, Айрат Хәтмулла, Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Инсаф Абдулла, Ләбиб Лерон, Атлас Гафиятов, Руслан Габитов, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Сания Әхмәтҗанова, Раушания Миңнуллина, Алмаз Хәмзин, Радик Сабиров, Данил Сәфәров, Айсылу Галиәхмәтова, Эльвина Нәҗипова, Айдар Хәлиуллин, Миләүшә Ризванова, Әлфия Хәбибуллина, Алинә Хафизова, Фәнис Җиһанша, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар һ.б

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100