news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова июньдә Татарстанда концертлар оештырыла башлау мөмкинлеген әйтте

Мәдәният министры әлегә зур булмаган концерт мәйданчыкларын күздә тотуы турында ачыклык кертте.

Ирада Әюпова июньдә Татарстанда концертлар оештырыла башлау мөмкинлеген әйтте
Рамил Галиев

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Июнь аенда Татарстанда концертлар оештырыла башларга мөмкин. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә иң оптимистик фаразлары белән уртаклашты.

«Иң позитив фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Массакүләм зур чаралар турында сүз бармый. Кечкенә залларда июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

«Июнь аенда эшли башлау — минем хыялым. Ә чынбарлыкта ничек булыр — карарбыз. Барысы да бездән генә тормый шул», — диде ул.

  • Татарстанда санитар-эпидемиологик шартлар белән бәйле рәвештә март аеннан башлап театрлар һәм концертлар эшчәнлеге туктатылган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot