Роберт Миңнуллин Төркмәнстанның дәүләт бүләгенә лаек булды

Зур бүләк “Мәхтүмколый Фираги һәм гомумкешелек мәдәни кыйммәтләр” дигән халыкара конференция кысаларында тапшырылган
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Төркмәнстан Республикасы Президенты указы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Төркмәнстанның Мәхтүмколый Фираги медале белән бүләкләнде.

Указда әйтелгәнчә, татар шагыйре әлеге бүләккә, төркмән халкының бөек галиме Мәхтүмколый Фирагинең иҗади мирасын популярлаштырудагы казанышлары өчен һәм Төркмәнстан белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, тәкъдим ителгән.

Төркмәнстанның дәүләт бүләге Роберт Миңнуллинга 16 май көнне Ашхабад шәһәрендә узган “Мәхтүмколый Фираги һәм гомумкешелек мәдәни кыйммәтләр” дигән халыкара конференция кысаларында тапшырылган.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек итү бүлегеннән шундый хәбәр алынды.