Ашхабадта Мәхтүмколыйның татар телендә чыккан китабы тәкъдим ителде

VIII гасырда яшәп иҗат иткән төркмән мәгърифәтчесенең мирасын татарчага тәрҗемә итүчеләрнең берсе, китапның төзүчесе Роберт Миңнуллин анда катнашты

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). 17 май көнне Төркмәнстан башкаласында төркмән әдәбияты классигы Мәхтүмколый Фирагинең Казанда татар телендә чыккан китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге вакыйгада 18 нче гасырда яшәп иҗат иткән төркмән мәгърифәтчесенең мирасын татарчага тәрҗемә итүчеләрнең берсе, китапның төзүчесе Роберт Миңнуллин катнашты.

Көнчыгышның иң атаклы галимнәреннән берсе саналган Мәхтүмколыйның юбилеена багышланган китапның беренче нөсхәсен апрель азагында Төркмәнстанга сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент Гурбангулды Бердымөхәмәдовка бүләк иткән иде.

Бу көннәрдә Ашхабадта төркмән халкының бөек улына багышланган күп кенә чаралар уза һәм китаплар чыгарыла. Шундый китаплар арасында татарча чыккан җыентык та бар. Әлеге басма Төркмәнстанның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында “Мәхтүмколый Фираги һәм гомумкешелек мәдәни кыйммәтләр” дигән халыкара конференция кысаларында дөньяның күп илләреннән килгән делегацияләр катнашында тәкъдим ителде.

Тантаналы чарада катнашучыларга сәлам сүзләре белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мөрәҗәгать итеп, Төркмәнстан Президентына Мәхтүмколыйның бай мирасын өйрәнү һәм пропагадалауга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдереп, татар шагыйре төркмән мәгърифәтчесенең туган халкының гына түгел, ә барлык Көнчыгыш халыкларының да рухи дөньясына йогынты ясавын билгеләп үтте.

Китапны тәкъдим итү тантанасында Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары С. Тойлыев, Төркмәнстан демократик партиясе рәисе К. Бабаев, Төркмәнстан Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институты директоры К. Кыуасова, халык шагыйре Г. Шагулыева, “Төркмәнстан” газетасы баш редакторы К. Рәҗәбов һәм башкалар чыгыш ясады.


“Татар-информ”га бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге мәгълүмат бирде.