Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Əтнә театрында Гомәр Мәрданов исемендәге фестиваль ябылу тантанасы бара
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Əтнә театры сәхнәсеннән Гран-при алган спектакльне күрсәтү белән тәмамланачак.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Əтнә театрында Гомәр Мәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивале ябылу тантанасы башланып китте.
Фестиваль Əтнә театрының легендар режиссеры Гомәр Мәрданов исемен мәңгеләштерү максатыннан театр инициативасы белән оештырылган.
Районда эшләп килүче һәр мәктәп — алар биредә унике — үз спектаклен әзерләгән. Əлеге фестивальдә барлыгы 112 бала катнашкан.
Тантанага кунак булып Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм бу театрның Гомәр Мәрданов белән аралашып яшәгән артисты Əсхәт Хисмәтов, озак еллар театрның музыка бүлеген җитәкләгән Фоат Əбүбәкеров, баянчысы Əхмәт Кәримов килгән.
«Биредә Əтнәнең киләчәге утыра. Шушы конкурсны оештыруыгыз өчен рәхмәт. Ул алга таба да дәвам итсен иде», — диде Камал театры исеменнән тантанага килгән Камал театры артисты Əсхәт Хисмәтов.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Əтнә театры сәхнәсеннән гран-при алган спектакльне күрсәтү белән тәмамланачак. Олы Əтнә урта мәктәбе Фатих Əмирханның «Хәят» әсәрен сәхнәләштергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз