news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була

Бәйрәм кунакларын зур мәдәни-күңел ачу программасы, Халыклар дуслыгы йорты җәмгыятьләре вәкилләре әзерләгән милли ризыклар көтә.

Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Якшәмбе, 21 март көнне Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була.

Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм Халык иҗаты йорты янында узачак. Бәйрәмдә Түбән Каманың милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре, шәһәрнең бию коллективлары һәм җырчылар  катнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм кунакларын зур мәдәни-күңел ачу программасы, Халыклар дуслыгы йорты җәмгыятьләре вәкилләре әзерләгән милли ризыклар көтә.

Бәйрәм программасы иртәнге сәгать унда башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100