news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәдәният идарәсе шәһәр бистәләре символы булырлык арт-объектлар кирәклеген әйтә

ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышы узды.

Казан мәдәният идарәсе шәһәр бистәләре символы булырлык арт-объектлар кирәклеген әйтә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанга анимализм стилендәге скульптуралар һәм бистәләр символы булырлык скульптура объектлары кирәк, дип саный Казанның мәдәният идарәсе.

«Анимализм стилендәге скульптуралар күп мегаполисларда туристик магнитлар булып санала. Мәсәлән, Нью-Йоркның „Һөҗүм итүче үгез“ е яки Токиодагы Хатико исемле эт. Мондый арт-объектларын Казанда да булдыра алыр идек», — ди мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Мәдәният министрлыгында ясаган чыгышында.

Мисал итеп ул Кәҗә бистәсенә арт-объектлар куюны яки Казансу буенда Казан үрдәге образын булдыру мөмкинлеген искәртте. Әлеге идея нигезендә «Вдоль да по Казанке селезень плывёт…» дигән рус халык җыры ята.

«Дәрвишләр бистәсенә, Сукно бистәсенә, Җиләкле бистәсенә символ булырдай артобъектлар куеп булыр иде. Мисалга Бишбалта скульптура композициясен китерергә мөмкин, татарның балта осталары биредә яшәгән», — диде Азат Абзалов.

ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100