news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Зәйдә янган һәйкәл турында аңлатма бирде

Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә куелган «Азат итүче сугышчы» һәйкәле янган.

Ирада Әюпова Зәйдә янган һәйкәл турында аңлатма бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Зәйдә янган һәйкәл темасын монументаль сәнгатькә һәм истәлек такталарына бердәм концепция булмауга бәйләп карый.

«Без хәзер бердәм концепция булдыру турында сөйләшәбез. Бу мәсьәләдә гомуми кагыйдәләр булырга тиеш — мәгълүмати яктан да, визуаль яктан да», — диде ул «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган коллегия утырышы алдыннан журналистларга.

«Зәйдә һәйкәл янып китүе очраклы гына безнең коллегия белән бер вакытта туры килде. Искәртеп үтәм: 2005 елда 131 федераль закон үз көченә кергәч мәңгеләштерү системасын оештыру эше җирле үзидарәгә йөкләнүе ачык билгеләнде. Топонимика да алар карамагында», — дип ассызыклады министр.

«Без хәзер бердәм концепция булдыру турында сөйләшәбез. Бу мәсьәләдә гомуми кагыйдәләр булырга тиеш — мәгълүмати яктан да, визуаль яктан да. Безнең һәйкәлләр һәм истәлек такталары буенча бердәм таләпләр юк. Мин системалылык яклы», — дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова Зәй вакыйгасын шәрехләп, яңа материал турында сүз баруын ассызыклады, аның яраклылыгы эксплуатация вакыт билгеләнүен искәртте. «Нәрсәдер алсак та шулай бит, карап торышка әйбәт кебек, куллана башлагач кимчелекләре ачыклана», - диде ул.

«Истәлек такталары өчен дә нинди материаллар куллану мәсьәләсе күтәрелә. Бәлки, хәзерге заманда кайбер материалларны арзанайтып та буладыр — заманча материаллар бар. Әмма аның бердәм критерийлар булырга тиеш. Без проблеманы куярга, дөнья практикасы күзәтеп анализларга телибез. Безнең иң кыйммәтле әйберебез — хәтер», — диде мәдәният министры.

16 мартта Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә куелган «Азат итүче сугышчы» һәйкәленә ут капкан, дип хәбәр иткән идек.

«Интертат» сайтында шул хакта «Зәйдә һәйкәл янды: «Саран ике тапкыр түли дигәннәре шушы була инде» мәкаләсе чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100