Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Ибраһимов укуларында тәрбиядә туган телнең роле турында сөйләшкәннәр
Очрашуда федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацион технологияләр турында да фикер алышканнар.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 19 мартта Башкорстстанның Стәрлетамак шәһәренең 5 нче гимназиясендә «Ибраһимов укулары» XV фәнни-гамәли конференциясендә яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган тел әдәбияты хакында фикер алышканнар. Очрашу ZООM платформасында узган.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 2007 елдан бирле оештырыла торган конференциядә Галимҗан Ибраһимовның иҗади мирасы; дөньяны танып-белү чарасы буларак туган тел; сүз сәнгате буларак әдәбият; мәдәниятләр диалогы (немец, инглиз телләрендә тикшеренүләр) турында сөйләшкәннәр.
Шулай ук «Минем кече ватаным: үткән һәм хәзерге заман җәмгыятендәге мәгълүмати технологияләр, сәламәт яшәү рәвеше, яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган тел әдәбияты, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацион технологияләр һ.б», хакында фикер алышканнар.
Катнашучыларны БКТ башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләгән. Ул конференциянең бөек милләттәшебез Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүдә мөһим булуын ассызыклаган, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар теләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз