news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә республиканың иң актив керәшеннәре узган елга йомгак ясады

Районда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе утырышы узды.

Питрәчтә республиканың иң актив керәшеннәре узган елга йомгак ясады
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 20 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Екатерина Зайцева). Питрәчтә Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе утырышы узды. Республиканың иң актив керәшеннәре узган елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырышта Татарстанның Сарман, Кукмара, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай һәм башка районнары вәкилләре катнашты.

Карендәшләре белән очрашуга «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов килде.

Чара башында район башлыгы Илһам Кашапов Иван Егоров белән бергә районның керәшен авылларыннан килгән сугыш ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Кибәч, Янсуар, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе, Әлбәден һәм Көлкәмәр авылларында милли мәдәниятне үстерү һәм популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. Хәзерге вакытта Кибәчтә һәм Керәшен Сәрдәсендә тугыз еллык мәктәп эшли. «, дип сөйләде Питрәч районы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина.

«Әлегә барлык керәшеннәрне Керәшен Сәрдәсендәге Изге Николай Чудотворец чиркәве берләштерә. Спичковлар гаиләсе ярдәме белән Кибәч авылында Изге Илья часовнясы төзелде, Сергей һәм Альберт Смирновлар Янсуар авылында часовняны яңарттылар», дип сөйләде Лидия Ильинична.

Район җитәкчелеге ярдәме белән Керәшен Сәрдәсе авылында музейда ремонт үткәрелде. Яңартылган музей үзенә бик күп туристларны җәлеп итә, Франциядән һәм Вьетнамнан да кунаклар килгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot