news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауза Солтанова татар театрында сәхнә бизәлеше турында фәнни хезмәтен тәкъдим итте

Рауза Солтанова хезмәтнең актуальлеген татар театрының татар телен саклаудагы роле белән бәйли.

Рауза Солтанова татар театрында сәхнә бизәлеше турында фәнни хезмәтен тәкъдим итте
Михаил Захаров

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Театр романы» премиясе лауреаты булган китапны тәкъдим итте. «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабының авторы — Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге заманча тикшеренүләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.

«Институтта моңарчы сәнгать белеме бүлеге булса, 2007 елда без тасвирый сәнгать фәне мөстәкыйль булырга тиеш дип карар иттек. Шуның нәтиҗәсе буларак, без күпме хезмәт күрәбез. Сәнгать белгечләре безнең белән комплекслы экспедицияләргә чыгып, максатчан эш башкара», — дип бүлек эшчәнлеге белән таныштырды Институт директоры, профессор Ким Миңнуллин.

Театр җитәкчелеге Рауза Солтанованы театр турындагы әдәбиятка бирелә торган «Театраль роман» премиясе белән котлады. Әлеге премия буенча конкурсны Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее оештыра.

Рауза Солтанова бүлек мөдире буларак, Институтта тасвирый сәнгать буенча соңгы елда чыккан хезмәтләр белән таныштырды. Үзенең «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабы турында да мәгълүмат бирде.

Рауза Солтанова хезмәтнең актуальлеген татар театрының татар телен саклаудагы роле белән бәйләп карый. «Татар театры сценографиясе чагыштырмача яңа фән. Без аны Сәхнә бизәлеше дип тә атыйбыз. Бик авыр һөнәр. Теләсә кайсы рәссам сценограф була алмый», — ди ул.

«Сценография сәнгате примитив декорацияләрдән югары сәнгать әсәре булырлык эшләргә кадәр үсте. Сценография спектакльнең бер өлеше», — дип бүгенге татар театрында сәхнә бизәлешенең ролен билгеләп үтте.

Түгәрәк өстәлдә Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры урынбасары Динә Хисамова һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнованың «Казан графикасы», Людмила Шкляеваның «Народное искусство домовой резьбы у татар Среднего Поволжья середины ХХ — начала XXI века: семантика и стилевые особенности» китаплары тәкъдим ителеп катнашучыларның уңай бәясен алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100