news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: Тукай бүләге зур язучыларга китереп бирелергә тиеш

Язучы дәүләт премиясен милләтне кайгырткан әдипләргә генә бирергә кирәк дип саный.

Рабит Батулла: Тукай бүләге зур язучыларга китереп бирелергә тиеш
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Рабит Батулла Тукай бүләге бары тик әдипләргә генә бирелергә тиеш дип саный. Дәүләт бүләгенә бәйле уйларын ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлеште.

«Быел Татарстан Язучылар берлеге аша биш-алты кеше Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән диләр. Тукай бүләген теләсә кемгә биреп, абруен төшермәсләрме икән? Безнең әле лаек кешеләр бар», — диде Рабит Батулла.

«Иң беренче әсәр турында уйлап, аның Тукай рухына лаекмы икәнлеген билгеләргә кирәк. Тукай премиясе милләтне кайгыртучы әдипләргә генә бирелергә тиеш», — ди күренекле язучы.

«Язучы кеше Тукай бүләген сорап йөрергә тиеш түгел. Тукай бүләге ул зур язучыга китереп бирелергә тиеш. Премия сорап йөргән бик актив кешенең язучылыгы шул кадәр генә. Зөлфәтләргә, Мөдәррис Әгъләмнәргә китереп бирделәр, алар сорап йөрмәде», — ди ул.

«Тукай премиясен бирү комиссиясендә милләтне кайгыртучы кешеләр утырырга тиеш», дип өстәде Рабит Батулла.

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән 15 февральгә кадәр гаризалар кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге аша унбишләп кандидат каралган. Нәтиҗәдә, берлек идарәсе аша биш кеше тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100