news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов XX йөз башы татар шәһәр мәдәнияте үсешен реконструкцияләгән

Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән постерлар әлегә кадәр билгесез тарих битен ачарга ярдәм итә.

Рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов XX йөз башы татар шәһәр мәдәнияте үсешен реконструкцияләгән
Нияз Хаҗиәхмәтов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар рәссамы, дизайнер Нияз Хаҗиәхмәтов узган гасыр башында Казандагы татар бистәсе мәдәниятенең үсешен реконструкцияләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Бу — шәхси иҗат җимешем. Казан шәһәренең гасыр башындагы буржуазия, татар милләтенең иң зәвыклы катламын үстереп, күрсәтергә вакыты булмаган чорны сурәтләдем. „Идел-Урал штаты“ проекты (икенче атамасы — Болак арты республикасы) кинәт кенә барлыкка килә һәм аны юкка чыгаралар. Ирекле рәвештә үсеп, Европа юлыннан киткән булса, татар бистәсе нинди кыяфәттә булыр иде, дидем», — ди ул.

Рәссам документаль яктан тарихны фаразлап каравын аңлатып үтте. «Барлык хатын-кызлар да машинага утырып йөрмәгән. Әмма мода булган. Аларны барлап, бергә гына җыйдым. Мин аны шулай күз алдына китерәм. Бер яктан, ул традицион постерларга нигезләнеп эшләнелде», — дип сөйләде ул.

«Идел-Урал штаты» проектын тар-мар итәләр, башлыкларын кулга алалар. Буржуаз, милли республика юкка чыгарыла. Бездә шәһәр культурасы булган. Мин аны торгызып, булган әйберләрен югалтмыйча, бергә тупларга тырыштым», — диде Нияз Хаҗиәхмәтов.

Рәссам әлеге идеянең бер көндә тумаганлыгын, фикер туплап йөрүнең нәтиҗәсе булуын әйтте. «Аның дәвамы, һичшиксез, булырга тиеш, чөнки ул халкыбызның әлегә кадәр билгесез тарих битен ачып куя, безнең халыкны башка сыйфатта күрсәтә», — диде ул.

Идел-Урал берлеге (штаты) — 1917-1919 елларда Көнчыгыш Европада хәзерге өч төрки-татар (Татарстан, Башкортстан, Чувашия) һәм өч фин-угыр (Марий Эл, Мордовия, Удмуртия) республикаларын берләштергән. Милләт мәҗлесендә тәкъдим ителә (1918). Булачак дәүләт чикләре Галимҗан Шәрәф җитәкләгән комиссия тарафыннан эшләнә. Территориясендә Казан һәм Уфа губерналары, Вятка, Оренбург, Пермь, Самара һәм Сембер губерналарының төрки-татарлар күпләп яшәгән төбәкләре керергә тиеш була. Яңа милли җөмһүриятне оештыру эшләрен башкару өчен Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү планга куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100