Сергей Шнуров “Татар-информ” МАдагы матбугат конференциясендә катнаша

ММЧ аккредитацияләү башланды

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда “Ленинград” төркеме лидеры Сергей Шнуров белән матбугат конференциясе була.

ММЧ аккредитацияләү башланды, ФИО һәм элемтәләрне күрсәтеп, гаризаларны 20 нче февральдә сәгать 16.00 кадәр pr@tatar-inform.ru адресына җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерик: легендар Петербург төркеме 21 нче февральдә Казанда “Эрмитаж” концерт-холлында чыгыш ясый.