news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирхан атналыгы узачак

Чара язучы, драматург Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышлана.

Казанда Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирхан атналыгы узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бу җомгада, 22 гыйнвар көнне, Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург Фатих Әмирхан атналыгы башлана.

«22 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдипкә багышланган атналык узачак. Төрле программалар, лекция, балалар өчен мәдәни-белем бирү чаралары үткәрергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Тукай музееның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында «Безнең Әмирхан» дип аталган видеопроект һәм язмалар урнаштырылачак.

Фатих Әмирхан атналыгы 29 гыйнвар көнне «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100